11 нче октябрь көнне “Казан” агропромышленность паркында мәгариф оешмалары җитештергән уңыштан республика ярминкәсе узды.

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

    11 нче октябрь көнне “Казан” агропромышленность паркында мәгариф оешмалары җитештергән уңыштан  республика  ярминкәсе узды. Анда республиканың мәктәп коллективлары, колледжлар, техникумнар, өстәмә белем бирү үзәкләре катнашты.

       Ярминкәдә безнең районнан Бөгелмә аграр колледжының Мөслим филилы һәм  мәктәпләр катнашты. Биредә мәктәпләрнең тәҗрибә участокларында үстергән авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителде. Сәгать 9.00 гә барлык алып барылган продукцияләр дә уңышлы сатып бетерелде.

         Мондый төрдәге ярминкәләр Татарстанда 2008 нче елдан бирле үткәрелеп килә һәм сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнә.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International