Республика укытучылары ярышты

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

          10 нчы октябрь көнне Казан шәһәренең үзәк стадионында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиада сының финал этабы узды. Ярышларда мең ярымнан артык укытучы, республика районнарының мәгариф идарәсе һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.

          Спартакиада кысаларында җиңел атлека эстафетасы, йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, армреслинг, канат тарту һәм рус шашкасы кебек спорт төрләре кергән иде.

        Ярышларда безнең районның укытучылар командасы да уңышлы чыгыш ясады. Иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләр канат тарту, хатын-кыз армспорты һәм гер күтәрүчеләр булды.  Кышкы спартакиада исә, 2015 нче елның февраль аенда узачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International