ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

     6 январь көнне Баек авылы китапханәсендә шагыйрә  Нурия Измайловага багышланган " Таулар булып тауга карап" дип исемләнгән чара үтте. Балалар аның иҗаты, тормыш юлы  белән таныштылар. Аның иҗатына китап күргәзмәсе ясалды.

Мөслим урта мәктәбендә экологик көн оештырылды. Укытучылар балалар белән кыш көне безнең якларда кышлаучы кошлар турында  әңгәмә үткәрделәр.
Волейбол ярышлары

6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Балалар арасында шахмат турниры узды...

5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
5 гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә урта һәм лицей мәктәбе лагеры укучылары өчен экскурсия оештырылды. "Бездә бүген яңа китаплар" дип исемләнгән әдәби сәгать һәм яңа китапларга информация сәгате үтте.
5 январь көнне Яңа Карамалы авыл клубында кар бабай ясау конкурсы үтте.
Бүген, 5 нче гыйнвар көнне “Буратино” лагеренда  “Әкият иле” көне уткәрдек. Лагерда ял итүче балалар белән Җиңү паркына барып, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштык, алар янында карточкага төштек. 
Яңа Усы авыл мәдәният йортында "Күңелле ял итәбез" исемле кичә узды.
5 нче январь көнне мәктәпләрдә "риск төркеме"нә керүче 11 нче сыйныф укучылары өчен рус теленнән БДИ форматында тестлаштыру үткәрелде

Саф һавада узган уеннарда укучылар актив катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International