ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Баланлы авылы мәдәният йортында  балалар очен "Яна елда-яна тамаша" дип исемләнгэн шоу-тамаша утте.
Сикия авыл клубында шашка конкурсы узды.
Дусай авыл мәдәният йортында авыл жирлеге башлыклары белән "Башваткыч" уткәрелде.
Шуганка авыл мәдәният йортында "Иң матур кар бабай"  рәсем ясау конкурсы үтте.

8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Буратино” кышкы  мәктәп яны лагереның 7 нче гыйнвар көне “Сау бул лагерь” исеме астында үтте. Бу көн кызыклы конкурсларга бай булды: “Бантиклар һәм фантиклар”, “Кызлар – малайлар, малайлар - кызлар”, “Иң яхшы шигырь сөйләүче”, “Көйне таны”.

2015 елның 7 нче январе көнне Мөслим урта мәктәбенең хоккей мәйданчыгында шорт-трек буенча район ярышлары булып үтте. 
6 январь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары hәм укучылары "Яшьлек" спорткомплексына культпоход оештырдылар. Тимераякта шудылар, шугалакта төрле кызыклы уеннар уйнадылар.

    7 гыйнвар көнне Яңа Усы авылы китапханәсендә “Раштуа – көтеп алынган бәйрәм” дигән исем астында кичә узды. Китапханәче иң элек Раштуа бәйрәменең тарихы, йолалары, ничегрәк бәйрәм ителүе турында презентация күрсәтте. Укучылар тарафыннан бәйрәмгә багышланган шигырьләр укылды. Соңыннан саф һавада уеннар уйнатылды.


7
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

    7 нчы гыйнвар көнне Мәлләтамак авылы китапханәсендә балалар өчен "Робинзон утравы" уены үтте. Уенда балалар белән бергә әти-әниләр дә катнашты. Балалар өчен төрле конкурслар әзерләнде: әкият геройларын эзләү, табышмакларга җавап бирү, Робинзонның дусты Пятницаны эзләү, Пятница качырган байлыкны эзләү. Уен тышта, мәдәният йорты ишекалдында үтте.

    7 гыйнвар көнне Яңа Усы авыл китапханәсендә немец әкиятчесе Яков Гриммның тууына 230 ел тулу уңаеннан “Әкиятләр иленә сәяхәт “ дигән кичә узды. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Я.Гриммның иҗат юлы һәм әсәрләре белән таныштырды, презентация тәкъдим итте. Ике командага бүленеп китап укучылар викторина сорауларына җаваплар бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International