Мөслим урта мәктәбендә экологик көн оештырылды.

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

Мөслим урта мәктәбендә экологик көн оештырылды. Укытучылар балалар белән кыш көне безнең якларда кышлаучы кошлар турында  әңгәмә үткәрделәр. “Кошларга җимлек” акциясенә кушылып лагерда ял итүчеләр җимлекләр ясадылар. Өйдән алып килгән көнбагыш, бодай бөртекләре салынган җимлекләрне тышка элеп куйдылар һәм киләчәктә дә кошларны сыйлап торырга дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International