Бүген, 5 нче гыйнвар көнне “Буратино” лагеренда “Әкият иле” көне уткәрдек.

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 5 нче гыйнвар көнне “Буратино” лагеренда  “Әкият иле” көне уткәрдек. Лагерда ял итүче балалар белән Җиңү паркына барып, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштык, алар янында карточкага төштек. Әйдаман,  Гөлзирә Нияз кызы, сугыш кырында ятып калган геройлар турында сөйләде.  Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Яңа ел мәйданчыгында  кардан ясалган әкият геройлары янында фотосүрәткә төшү балаларга бик нык ошады.

       Көннең икенче яртысында күзаллаулар буенча әкият дөньясында  темасы астында рәсем конкурсы үткәрелде. Ул викторина белән дәвам итте. Бу әкиятләргә багышланган көн бик күңелле, кызыклы, мавыктыргыч үтте. Физик культура укытучысы Руслан Риф улы Хантимеров балалар белән саф һавада төрле-төрле уеннар оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International