ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Башкарма комитет житэкчесе беренче урынбасарынын "соры" хезмэт хакы турында комментарийлары...

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек утырышы
Авыл җирлек Советларының отчет утырышлары
28 январь көнне «Мәскәү дәүләт мәдәният hәм сәнгать институты» hәм «Балалар музыка мәктәбе №1» белән берлектэ Яр Чаллы шәhәрендә регионара семинар узды.

30 нчы январь көнне Мөслим гимназиясе базасында “Мәгарифтә заманча технологияләр куллану – укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүдә мөһим чара” дигән темага мәктәп җитәкчеләренең районара семинары булып узды. Семинарда Лениногорск һәм Минзәлә районнары делегацияләре катнашты.

 
29 нчы январь көнне Симәк авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Тат. Шуран, Тат. Бүләр, Мари Бүләр урта, Симәк, Үрәзмәт, Вәрәшбаш төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды.
 
Инглиз теле укытучылары җитәкчелегендә Мөслим гимназиясе укучылары “Балалар фольклоры” дип аталган аудиодиск чыгардылар. Аудиодискта укучыларның инглиз телендәге аудиоязмалары тупланган.
 

29 нчы январь көнне Тат.Шуран мәктәбендә Метрәй кустына караган башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булды.Башлангыч сыйныф укытучылары дәресләр, тормыш дәресе, мастер-класслар күрсәттеләр.

 

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
29 нчы январь көнне мәгариф идарәсе методистлары, методик ярдәм күрсәтү максатыннан,  Вәрәшбаш төп мәктәбенә бардылар.  Алар дәресләр карадылар, мәктәп документациясе белән таныштылар  һәм  укытучыларга методик ярдәм күрсәттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International