Мәктәп җитәкчеләренең районара семинары

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

30 нчы январь көнне Мөслим гимназиясе базасында “Мәгарифтә заманча технологияләр куллану – укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүдә мөһим чара” дигән темага мәктәп җитәкчеләренең районара семинары булып узды. Семинарда Лениногорск һәм Минзәлә районнары делегацияләре катнашты.

Җитәкчеләргә “Гимназия пульсы” дигән темага, инновацион технологияләр кулланып, бай эчтәлекле күргәзмә әзерләнгән иде. Ачык дәресләр, мастер-класслар, укытучыларның эш тәҗрибәләреннән чыгышлар оештырылды. Инновацион авторлык эшләре: электрон дәреслекләр, лабораторияләр, фәнни-эзләнү эшләре, аудиокитаплар, видеофильмнар  тәкъдим ителде.

Семинарда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев катнашып, чыгыш ясадылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International