район Башлыгы Рамил Муллинның Мөслим районындагы дәүләт учреждениеләре коллективлары белән очрашуы

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Бүген, “Мизгел” яшьләр үзәгендә район Башлыгы Рамил Муллинның Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Мөслим муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Маяк” дәүләт автономияле  учреждениесы, картлар йорты, «Мөслим районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе коллективлары белән очрашуы булып узды.

    Бу чарада шулай ук, Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, район Советы аппарат җитәкчесе Азат Ахмәтҗанов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International