Ата-аналар һәм 9, 11 нче сыйныф укучылары җыелышы

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

29 нчы январь көнне Симәк авылы мәдәният йорты бинасында, 9, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Тат. Шуран, Тат. Бүләр, Мари Бүләр урта, Симәк, Үрәзмәт, Вәрәшбаш төп мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Р.Җ. Солтанов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.Х. Бариев, мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Л.М. Харисова катнаштылар.

Р.Җ. Солтанов имтиханнарга әзерләнү буенча укучыларга һәм әти-әниләргә киңәшләрен бирде, тормышта олы максатка ирешү өчен,  вакытны файдалы үткәрү кирәклеге турында сөйләде. Л.Х. Бариев 2014 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә тукталды, 2015 нче елда имтиханнар оештыру буенча аерым мәсьәләләрне яктыртты. Л.М. Харисова район үзәгендә эшләүче имтиханнарга әзерлек буенча ресурс үзәкләре эшчәнлегенә аңлатмалар биреп үтте. Методист Р.Г. Әхмәтова 2015 нче елда бердәм дәүләт имтиханнарына һәм 9 нчы сыйныфларда төп дәүләт аттестациясенә кертелгән яңалыклар белән таныштырды, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бәян итте.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International