ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

VIII “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” Республика конкурсы 

Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 7 б сыйныфы укучылары өчен татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Жизнь и деятельность М.Джалиля" дип исемләнгән презентация үткәрде.
Сәнгать мәктәбендә үткәрелгән Мөҗәһит Әхмәтҗановның 65 яшьлек юбилеена кунак булып Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы “Көмеш кынгырау” газетасынын баш мөхәррире, шагыйрь, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, “Көмеш кыңгырау” газетасы журналисты Айсылу Сәлимова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова килделәр.

Мөслим үзәк китапханәсендә аграр көллияте укучылары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына 110 ел тулу уңаеннан  "Тарихларда укып ятларлык..."  дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

10 февраль көнне Район мәдәният йортында Баланны авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.

9 февраль көнне Район мәдәният йортында Михайловка һәм Рус. Шуган авыл җирлекләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.

"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Метрәй авылы китапханәчесе тыл ветераны Зөлфия Кашапованың өендә булып яңа газета-журналлар белән таныштырды.

10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
10 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Азия Заhидуллина укытучылар hәм укучылары алдында «Баянистның музыкаль-башкару техникасын үстерү hәм камилләштерү» дигән темага методик хәбәр белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясенең мәдәният өлкәсендәге хөкүмәт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Александрович Туманов Мөслим сәнгать мәктәбендә кунак булды.

       10 нчы февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Мөслим лицееның 10-11 нче сыйныф укучылары белән “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” темасына V Парламент укулары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International