2016 елның 26 февралендә XX “Куркынычсызлык һәм элемтә” форум кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә, VIII “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2016” Республика конкурсы узачак. Конкурс хезмәтне саклау буенча белгечнең статусын һәм ролен күтәрү, Республика оешмаларында хезмәтне саклау буенча эшне камилләштерү, дәүләт хакимияте башкарма органнарының, җирле үзидарә органнарының, профсоюзлар һәм башка берләшмәләренең, хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең хезмәтне саклауга игътибар көчәйтү максатыннан үткэрелә.
Чара Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау Көненә туры китерелгән.