10 нчы февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Мөслим лицееның 10-11 нче сыйныф укучылары белән “Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” темасына V Парламент укулары узды. Парламент укулары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән үткәрелде. Укуларда Мөслим муниципаль районы депутатлары Зөлфия Хәкимова, Эльвира Гәрәева катнашты. Әлеге укуларны Мөслим лицееның һәм Мөслим урта мәктәбенең тарих укытучылары С.Н.Җәләева, Й.Р. Асадуллина оештырды.