Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе
Сәнгать мәктәбендә үткәрелгән Мөҗәһит Әхмәтҗановның 65 яшьлек юбилеена кунак булып Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы “Көмеш кынгырау” газетасынын баш мөхәррире, шагыйрь, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, “Көмеш кыңгырау” газетасы журналисты Айсылу Сәлимова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова килделәр. Алар мәктәпнең эшчәнлеге белән таныштылар, музейда булдылар, бездәге талантлы балаларнын күплегенә сокландылар. Районыбызның күренекле шәхесе, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗановны хөрмәтләп уздырылган бу чара турында якташыбыз Айсылу Сәлимова “Көмеш кынгырау” газетасында бик матур мәкалә язды. Бу газета белән без элек-электән тыгыз элемтәдә торабыз, анда укчыларыбызның шигырьләре, әкият-хикәяләре әледән-әле басылып тора. Киләчәктә дә хезмәттәшлек җепләрен югалтмабыз, “Көмеш кынгырау” газетасы безнең укучыларыбыз өчен иң яраткан, алыштыргысыз әдәби басма булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International