15 нче февраль көнне районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Инзилә Әюпова, Наилә Шәфигуллина (О.Чакмак), Гөлназ Гайнетдинова (Мөслим), Эльвира Ситдикова, Ләйсән Сафина (лицей) Минзәлә шәһәрендә үткән Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм “Җәлил-җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылар М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжының актлар залында үткәрелгән тантаналы митингта катнаштылар. Музейда экскурсиядә булдылар. Конференция 3 секциядә эшләде.
Мөслим лицееның 9 класс укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәре герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Оештыру бүлеге
Бүген Хезмәт һәм дан мемориаль комплексында Әфганистаннан Совет гаскәрләрен чыгару һәм сугыш хәрәкәтләре тәмамлануның 27-еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде.