ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

16нчы февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының “Фәнни-табигый үзгәртеп кору өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану тәҗрибәсе” темасы астында  регионара семинары узды. Бу чарада ТР Актаныш районы һәм БР Чакмагыш районы укытучылары да катнашты. Килгән кунаклар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат туплап киттеләр.

Тугаш авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Шагыйрь туды җиргә бүген, йолдыз булып күктә кабынды..." дип исемләнгән иҗади кичә үткәрделәр.
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Баек авылы китапханәчесе 2-3нче сыйныф укучылары белән "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән кичә үткәрде. 

16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

     Мари Бүләр авылында яшәүче лаеклы ялдагы ветеран укытучы З.Т.Мухдинаның 30 нчы январь көнне, янгын чыгып, торак йортлары тулысынча янып беткән иде. Әлеге фаҗигагә район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләүче барлык мәгариф хезмәткәрләре битараф кала алмады. З.Т.Мухдина гаиләсенә барлыгы 654500 сумлык ярдәм күрсәтелде.

Мастер-класс

15 февраль көнне Район мәдәният йортында Симәк авыл җирлекләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Җырларымда сине данлыйм, туган җирем Мөслимем!» концерты узды.

Музейда кунакта Мөхәммәтшин Ф.Х.

Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Бар җырымны илгә багышладым" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Олы Чакмак авылы китапханәчесе "Умырзая" балалар бакчасы нәниләренә "Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда" дип исемләнгән балалар иртәсе уздырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International