15 нче февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

15.02.2016

Бүген Хезмәт һәм дан мемориаль комплексында  Әфганистаннан Совет гаскәрләрен чыгару һәм сугыш хәрәкәтләре тәмамлануның 27-еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Митингда   район Башлыгы Рамил Муллин  катнашып чыгыш ясады.

” еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, истәлекләрен барласак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата әрнү һәм сагыш хисе түгел, бәлки аларның “намус”,”хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерербез”, –дип фикер уртаклашты ул. Митингта шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе Дажгын Гасанов, афган сугышы ветераны Ринат Харрасов чыгыш ясадылар. Чара ахырында  сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International