Җәлил-җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

15 нче февраль көнне районның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары Инзилә Әюпова, Наилә Шәфигуллина (О.Чакмак), Гөлназ Гайнетдинова (Мөслим), Эльвира Ситдикова, Ләйсән Сафина (лицей) Минзәлә шәһәрендә үткән Муса Җәлил исемендәге IV республикакүләм  “Җәлил-җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл”  дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучылар М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжының актлар залында үткәрелгән тантаналы митингта  катнаштылар. Музейда экскурсиядә булдылар. Конференция 3 секциядә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International