ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

       Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар һәм химия укытучылары Ләйсән Фәхертдинова, Венера Семенова, Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән яшь белгеч, биология укытучысы Назим Габделхәев, укытучыларның һөнәри “Ел укытучысы – 2016” зона конкурсында катнашып уңышлы чыгыш ясаганнан соң, республикакүләм әзерлек семинарына чакыру алдылар.

15 февральдән 1 мартка кадәр мәктәпкәчә яштәге белем бирү учрежденияләрендә балаларга юл хәләкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт хәләкәтен профилактикалау максатыннан “Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау”  номинациясендә тәрбиячеләр арасында район күләм конкурс үтте.

Фатирларны аерым газ казаны куеп җылыту системасына күчерү

Олы Чакмак авылы китапханәчесе "Һәр өлкәнгә-рухи юл" акциясе буенча Фаттахова Һидая апа белән очрашып, туган көне белән котлап, яңалыклар белән таныштырды.
Метрәй авылы китапханәчесе  "Ә туган як... Мәңге сагындырып, бар җаныңны синең җирсетә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Мәгариф идарәсе планы нигезендә 29нчы февраль көнне Михайловка урта мәктәбе базасында “Икенче буын стандартларын тормышка ашыру шартларында һөнәри компетентлыкны үстерү” темасы астында мәктәп китапханәчеләренең семинары үтте.

Адиятуллинар гаиләсе музейда кунакта

      Яшел Үзән шәһәрендә  VI "Онегин укулары" узды. Әлеге укуларда Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Айсылу Хәсәнова  2 нче урын яулады. Укучыны мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы С.В.Фазилова әзерләде.

Гимназия укучылары музейда кунакта

Халыкара наркоманияга каршы   көрәш көне уңаеннан Баек авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Әле соң түгел!" дигән темага очрашу үткәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International