Яңа Усы авылы китапханәсендә 1 март – Халыкара наркоманияга һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания һәм наркобизнес ” дип исемләнгән кичә үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче наркоманияның кайчан барлыкка килүе, Европага ничек килеп керүе белән таныштырып узды, презентация күрсәтте. Соңыннан карточкаларга язылган сораулар таратылды. Укучылар әлеге сорауларга төгәл һәм дөрес итеп җаваплар бирделәр. Алар наркоманияның куркыныч авыру китереп чыгаручы, гомерне кыскартучы афәт икәненә тагын бер кат инандылар.