Татарстан Республикасы территориясендә инде берничә ел күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны куеп җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы эшли. Әлеге программа кысаларында районыбызның барлык күпфатирлы торак йортлар газ белән җылытуга күчерелгән иде.
Мөслим авылы, Урожайная урамы, 70 адресы буенча урнашкан бинаны күпфатирлы йортлар категориясенә күчерү сәбәпле һәм гражданнардан кергән гаризалар буенча, әлеге йортны да газ белән җылытуга күчерү эшләре башланып китте.