15 февральдән 1 мартка кадәр мәктәпкәчә яштәге белем бирү учрежденияләрендә балаларга юл хәләкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт хәләкәтен профилактикалау максатыннан “Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау” номинациясендә тәрбиячеләр арасында район күләм конкурс үтте. Конкурста катнашучылар балалар арасында юл – транспорт травматизмын профилактикалау һәм бакчаның эш юнәлешен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган эш формаларын һәм уңышлыкларын чагылдыручы визит карточкаларын тәкъдим иттеләр.
Конкурста 29 мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләре катнашып, 20 балалар бакчасы арасыннан, 28 тәрбияче районкүләм чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бәяләнде:
1 урын –ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы,
2 урын – ММББУ Вәрәшбаш “Аккош” балалар бакчасы,
3 урын - ММББУ Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасы.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләренең “Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау” номинациясендә иң яхшылар дип түбәндәге тәрбиячеләр билгеләнде:
1 урын –ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гайфиева Алсу Зөфәр кызы,
2 урын - ММББУ Мөслим “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Элза Уйдат кызы,
3 урын – ММББУ Баланлы “Баланкай ” балалар бакчасы тәрбиячесе Закирова Ләйлә Суфиян кызы.