ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Каникулда музейга!

"Сөйкемле Шүрәле" халыкара иҗат эшләре бәйгесе
29 март көнне җыр сәнгате hәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары туган ягыбызны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар.

    Краснояр авыл клубында "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип исемләнгән кичә булып узды.

Каникул вакытында халык уен кораллары оркестры, төрле инструментларда ялгыз уйнаучы балаллар, hәр елдагыча, уку елы азагында булачак отчет концертына әзерләнәләр.

Тугаш авылы мәдәният йортында "Су саклау зоналары елы" уңаеннан "Су - тылсымлы тамчылар!" дип исемләнгән кичә узды.

      КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I  Бөтенроссия (VII Идел буе ) фәнни  конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясадылар. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Җәлилова катнашты.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

 "Мизгел" яшьләр үзәге, эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уенның финалына әзерлекләр алып баралар.

Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлеге укучылары уктучысы Илмира Гәрәева белән район үзәгендә урнашкан «Туган як» музеена экскурсияга бардылар.

27 март көнне Аксубайда кикбоксинг буенча ачык беренчелек ярышы узды. Мөслим, Аксубай, Нурлат һәм Самара якларыннан 80нән артык спортчы спортның әлеге төрендә көч алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International