27 нче март көнне Яңа Карамалы авыл клубында Туган ягымны сагынып..." исемле концерт программасы белән Азанакай шәһәре "Өмет" инвалидлар группасы чыгыш ясады.
27 нче март көнне район мәдәният йорты халык театры Азнакай шәһәренең мәдәният йорты халык театрына - 75 ел уңаеннан һәм театрның башлаучысы Касыйм Еникеевның -100 еллыгы, Азнакай шәһәренең - 75 еллыгы уңаеннан оештырылган фестивальдә безнекеләр К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен сәхнәләштерделәр.
Район балалар китапханәсендә язгы каникул чорында балалар белән “У книжек нет каникул» дигән чара үтте.
ГТО
“ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы актив хезмәттәшлеге өчен мәгариф идарәсе методисты Нурания Әзһәм кызы Шәймәрданованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Метрәй авыл китапханәчесе 2 - 4 класс укучылары белән шагыйрә Клара Булатова иҗатына багышланган “Шигърият ул – үзе бер тылсым”дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды,шигырьләре укылды.Укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Тойгелде авылы китапханәсендә мәктәп балалары катнашында "Театр - яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән мәдәни кичә үтте.
Тат.Бүләр авылы китапханәсендә 2016-Татарстанда су саклау зоналары елы уңаеннан 3-5 сыйныф укучылары белән "Су- безнең байлыгыбыз"дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.