КФУда укучыларның Н.Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия (VII Идел буе ) фәнни конференциясе булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән балалар 35 секциядә чыгыш ясадылар. Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Алсу Җәлилова катнашты. Ул "XX гасыр ахыры татар әдәбияты" секциясендә чыгыш ясады һәм 3 нче урын яулады. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Ш.Хәкимова.