Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 29 марты, сишәмбе
Матур шул безнең туган ягыбыз, табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә, яшәве рәхәт бездә. Мөслимебез елдан-ел матурая, үсә, кирәкле булган һәр нәрсә үз урынында. Ә инде районыбыз горурлыгы булган музеебыз белән ничек мактанмаска! Музей тышкы hәм эчке яктан да үзенә җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. 29 март көнне җыр сәнгате hәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары туган ягыбызны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей хезмәткәре Тимкин Равил укучыларны бик кызыклы, аңлаешлы итеп музей экспонатлары hәм төрле халыкның милли традицияләре белән таныштырды. Укучыларга бик ошады hәм алар бары тик уңай кичерешләр белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International