Икътисад булеге
Район үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлегенең чиртаттагы утырышы үтте. Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева бүлек эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш юнәлешләре белән таныштырды.
Иҗат конкурсы
Полиция хезмәткәрләре музейда
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль - күңел ачу уеннарының финалистлары "Мизгел" яшьләр үзәге специалистлары тарихи ядъкәр – Болгар шәһәренә экскурсиягә баралар...
Экология икеайлыгы кысаларында мәктәбебездә табигать фәннәре ункөнлеге бара. Ункөнлек дәвамында бик күп төрле эш төрләре һәм чаралар планлаштырыла. Рәсем, фото, сыерчык оясы ясау, иншалар язу бәйгесе; шарада, кроссвордлар иртәсе; “Кошлар базары” исемле КВН, “Туган як җырлары” -музыкаль кичә, фәнни эшләр бәйгесе һәм башкалар.
Баек төп гомуми белем бирү укучылары актив рәвештә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. XIV төбәкара фәнни конференция “ К.Насыйри укулары”, III Россиякүләм “ Ф.Садриев укулары”, VIII региональ “ Кече Давыдов укулары”, II әдәби бәйге “ Җиңү җыры”, фәнни-гамәли конференция “Безнең мирас”, XIII республикакүләм Р.Фәхретдин укулары” , Республика “Онегин укулары” на февраль-март айларында гына да 11 укучы 18 төрле фәнни эш җибәрде.
6 апрель көнне Район мәдәният йорты халык театры коллективы Кәрим Тинчуринның " Сүнгән йолдызлар " спектаклен сәхнәләштерде.
"Дуслар клаб"та Karaoke party оештырдылар...
6 апрель көнне Тугаш авыл мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Түбән Табын авылының "Фонтан" исемле чишмәсенә экскурсия оештырды.