Баек мәктәбе укучылары фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Баек төп гомуми белем бирү укучылары актив рәвештә фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, үзләренең көчләрен сынап карыйлар. XIV төбәкара фәнни конференция “ К.Насыйри укулары”, III Россиякүләм “ Ф.Садриев укулары”, VIII региональ “ Кече Давыдов укулары”, II әдәби бәйге “ Җиңү җыры”, фәнни-гамәли конференция “Безнең мирас”, XIII республикакүләм Р.Фәхретдин укулары” , Республика “Онегин укулары” на февраль-март айларында гына да 11 укучы 18 төрле фәнни эш җибәрде. Аларны мәктәбебезнең тәҗрибәле укытучылары Латыйпова Л.Т, Садриева Г.М.,Ардуганова Г.Х.,Гильметдинова Г.Н.,Хазиева Ә.Ф., Арсланова Ф.Х.,Баянова Л.Я әзерләде. 6 нчы сыйныф укучысы Гараев Илназның “Ф.Садриев- хикәя остасы” исемле эше “ Ф.Садриев укулары” бәйгесендә III дәрәҗә диплом һәм XIII төбәкара“К.Насыйри укулары” бәйгесендә “Баек авылының борынгы өй эше күренешен өйрәнү” исемле эше II дәрәҗә дипломга лаек булды. Гараев Илназның фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Лира Тәлхә кызы. Калган укучыларның нәтиҗәсе дә булыр дип көтелә. Апрель аенда мәктәпкүләм кече гамәли конференция үткәреләчәк. Чарага әти-әниләр, авыл советы башлыгы Сәхипгәрәев А.Р. һәм ветеран укытучылар чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International