"Ак калфак".

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева бүлек эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш юнәлешләре белән таныштырды. Утырышта “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе итеп, Мөслим гиназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева сайланды. Шунда ук Казанда узачак Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумына делегатлар да сайланды. Әлеге зур форумда безнең районнан Л. Садриева һәм Э. Тимергалиева катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International