Баек мәктәбендә табигать фәннәре ункөнлеге

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Экология икеайлыгы кысаларында мәктәбебездә табигать фәннәре ункөнлеге бара. Ункөнлек дәвамында бик күп төрле эш төрләре һәм чаралар планлаштырыла. Рәсем, фото, сыерчык оясы ясау, иншалар язу бәйгесе; шарада, кроссвордлар иртәсе; “Кошлар базары” исемле КВН, “Туган як җырлары” -музыкаль кичә, фәнни эшләр бәйгесе һәм башкалар. Шунысы куанычлы – бәйге-ярышларны укучылар үзидәрәсе химия- биология укытучысы Арсланова Ф.Х. җитәкчелегендә оештыралар. Актив катнашучыларга мәктәп администрациясе мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International