ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген яшьләр һәм спорт бүлегенә караган оешмалар үзләренә беркетелгән З.Басыйрова урамын тәртипкә китерде...


8
апрель, 2016 ел
җомга

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә март аенда 13 бала туган. Шуларның 8е – малай, 5се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 48не тәшкил итә: 25 малай һәм 23 кыз бала. Март аенда 26 кеше, ел башыннан 84 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 9 пар язылышкан, 3 гаилә таркалган.

“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында җиңгән команда членнары һәм финалистлар

Соңгы елларда күп балалы гаиләләр саны арта баруы бик куандыра. Менә Мөслим районының Михайловка авылында яшәүче бер гаиләдә дә җиденче бала дөньяга килде. Сабыйга әти-әнисе Радмир дип исем кушты. ГХАТ бүлеге әлеге гаиләне уллары туу белән ихлас котлый һәм сабыйларының исән-сау үсүсен теләп кала! 

7 апрель көнне спорт мәктәбендә “Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә”  спорт бәйрәме үтте...

"Нептун" йөзү бассейнында Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге начальнигы Салихова Р. З тарафыннан тикшерү үткәрелде...

6 апрель көнне Олы Чакмак һәм Вәрәшбаш төп мәктәпләрендә методик ярдәм күрсәтү максатыннан мәгариф идарәсе методистлары дәресләр карадылар.

7 нче апрель көнне мәктәп җитәкчеләре  Түбән Кама шәһәренең 22 нче һәм 29 нчы санлы, Түбән Кама районының Зур Афанасьево мәктәпләрендә булып, алдынгы уңай тәҗрибәне өйрәнделәр. Эш барышында мәктәп документлары, педагогик коллективларның сәләтле балалар белән эшчәнлеге, укыту процессының техник яктан тәэмин ителеше, мәктәп администрацияләре эшчәнлеге аеруча басым ясап өйрәнелде. Директорлар үзләренә эштә кулланма итеп алырдай бик күп уңай эшләрне  билгеләп үттеләр, мондый тәҗрибә уртаклашуны бик кирәкле булуын ассызыкладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International