Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә март аенда 13 бала туган. Шуларның 8е – малай, 5се – кыз бала. Ел башыннан бу сан 48не тәшкил итә: 25 малай һәм 23 кыз бала. Март аенда 26 кеше, ел башыннан 84 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 9 пар язылышкан, 3 гаилә таркалган.