“Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә “ спорт бәйрәме.

2016 елның 8 апреле, җомга

7 апрель көнне спорт мәктәбендә “Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә”  спорт бәйрәме үтте. Бәйгедә  спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм  аларның эти –әниләре катнашты. Бәйрәмне спорт мәктәбе директоры  Илшат Фазлыев ачып  җибәрде, ул спортчыларга уңышлар теләде.    8 гилә   төрле кызыклы  уеннарда көч сынашты.  Мөслимнән Бадретдиновлар, Исламовлар, Шайхуллиннар, Габдулллиннар, Шаеховлар ( С.Мухан авылы), Нуриевлар(Баек авылы) , Вәҗетдиновлар (Тат.  Бүләр авылы), Шарифуллиннар (Метрәй авылы). Җанатарлар да сынатмады, алар командаларга көч биреп тордылар, түземсезлек белән  ярыш нәтиҗәрен көттеләр. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча:

  1 нче урынга  Гөлүс, Алсу, Ислам Шаеховлар гаиләсе;

  2 нче урынга Ренат, Рәвилә, Рафиль Шәрифуллинар гаиләсе;

  3 нче урынга  Фәнүс, Айгөл, Фаит  Исламовлар гаиләсе  лаек булды.

 Катнашкан барлык командаларга да грамоталар һәм  истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International