Тәҗрибә уртаклаштылар

2016 елның 8 апреле, җомга

7 нче апрель көнне мәктәп җитәкчеләре  Түбән Кама шәһәренең 22 нче һәм 29 нчы санлы, Түбән Кама районының Зур Афанасьево мәктәпләрендә булып, алдынгы уңай тәҗрибәне өйрәнделәр. Эш барышында мәктәп документлары, педагогик коллективларның сәләтле балалар белән эшчәнлеге, укыту процессының техник яктан тәэмин ителеше, мәктәп администрацияләре эшчәнлеге аеруча басым ясап өйрәнелде. Директорлар үзләренә эштә кулланма итеп алырдай бик күп уңай эшләрне  билгеләп үттеләр, мондый тәҗрибә уртаклашуны бик кирәкле булуын ассызыкладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International