"Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Татарстан командасы" инициатив төркеме Сәнгать мәктәбе янындагы территориядә күләмле эш алып барды. Участок чүп - чардан, агач үсентеләре һәм чүп үләннәреннән чистартылды. 6 сәгатькә сузылган әлеге акция дәвамында территориядән 1 Камаз чүп чыгарылды.