Мөслимдә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе дәвам итә

2016 елның 12 августы, җомга

Бүген Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур чара – Республикакүләм үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясенең 2нче этабы узды. Әлеге акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә һәм иганәчелек хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, укучы баларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Мәктәпкә барырга әзерләнүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтҗанов А.М. тәбрикләде. Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Акциянең беренче этабында 41 мәктәпкә тәүге тапкыр укырга баручы бала катнашкан булса, икенче этапта иганәчеләр 91 2-11 класс укучыларын сөендерде. Киң йөрәкле спонсорлар күбрәк булсын, аларның игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International