ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 28 октябрь көнне  Зифа Басырова исемендәге Район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Туган якның милли моңнары” район смотр-конкурсының ачылу тантанасы узачак.

“Миләшкәй” балалар бакчасында база балалар бакчалары белән берлектә “Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” темасы астында семинар-практикум узды. Семинар практикумда “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Алсу Разиновна, ЮХИДИ хезмәткәре Бикмурзин Р.Г., мәгариф идарәсе методисты Шарифуллина Р.Р. һәм бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты.

 

      26 нчы октябрь көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предмет һәм метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары” дигән темага семинары узды. Семинарда шулай ук Актаныш районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

 
Үзәк китапханәдә "Ел китабы - 2016" конкурсында җиңү яулаган якташ әдипләребез белән очрашу кичәсе үтте.

25 нче октябрь көнне Мөслим авылы гомумүстерешле “Күбэлэк” балалар бакчасында методик эш планы буенча, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын күтәрү чарасы буларак проект эшчәнлеге” дигән исем астында семинар-практикум узды.

Семинар-практикум тәрбиячеләрнең теоретик белемнәрен генә түгел, беренче чиратта, тәрбиячеләрнең практик күнекмәләрен үстерүгә камилләштерүгә юнәлдерелгән.

 

 База мәктәпләрендә икенче тур фәнни—гамәли конференцияләр үтте. Анда 132 укучы катнашты.

 

26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

26 октябрьдә «Халык коллективы» исемен бирү һәм раслау буенча Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче Сәнгать советы әгъзалары Мөслим коллективларының чыгышын карады һәм бәяләде.

Үзәк китапханәдә китапханәчеләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.

Район үзәк балалар китапханәсендә сәнгать мәктәбенең театр группасына йөрүче балалар өчен «Что принес нам почтальон?» дигән  информация сәгате үтте.

"Янарыш"микрорайонында йортлар төзелә башлады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International