25 нче октябрь көнне Мөслим авылы гомумүстерешле “Күбэлэк” балалар бакчасында методик эш планы буенча, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын күтәрү чарасы буларак проект эшчәнлеге” дигән исем астында семинар-практикум узды.
Семинар-практикум тәрбиячеләрнең теоретик белемнәрен генә түгел, беренче чиратта, тәрбиячеләрнең практик күнекмәләрен үстерүгә камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Семинарда Яңа Карамалы “Каенкай” балалар бакчасы, Симәктән “Ромашка”, Олы Чакмактан“Умырзая” һәм Иске Карамалы авылыннан “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.