“Миләшкәй” балалар бакчасында база балалар бакчалары белән берлектә “Балаларга ФДББС таләпләренә туры китереп иминлек тәрбиясе бирү” темасы астында семинар-практикум узды. Семинар практикумда “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Алсу Разиновна, ЮХИДИ хезмәткәре Бикмурзин Р.Г., мәгариф идарәсе методисты Шарифуллина Р.Р. һәм бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты. Зурлар төркеме тәрбиячесе Гайфиева А.З.балалар белән танып-белү өлкәсенә караган “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте аша юл хәрәктәте иминлеген үстерү буенча интегралльләштерелгән эшчәнлек күрсәтте. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Кашапова З.М. татар, рус, инглиз телләре аша “Күңелле инглиз теле ” түгәрегендә юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтте. Алсу Разиновна балаларга караңгыда йөргәндә яктылыкны кире кайтаручы значок, блокнотлар һәм төркемнәргә дидактик уеннар бүләк итте.