Барыгызны да концертка чакырабыз!

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 28 октябрь көнне  Зифа Басырова исемендәге Район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Туган якның милли моңнары” район смотр-конкурсының ачылу тантанасы узачак. Бу юлы беренчеләрдән булып Без, спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә караган оешмалар, мәгариф идарәсе һәм аграр көллият хезмәткәрләре башлыйбыз. Дәртле җырлар, биюләр һәм кызыклы мәзәкләр бер генә тамашачыны да битараф калдырмас! Керү бәясе 50 сум. Барыгызны да 19.00 сәг. З. Басыйрова  исемендәге мәдәният Йортында узачак концертка чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International