Узган елны йомгаклап, авыл җирлекләре үз тамашачыларын төрле жанрлардагы сәхнә әсәрләре белән куандырдылар. Ә инде уңышлы чыгыш ясап, зона турын үткән үзешчән коллективлар район сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Үзешчән театр коллективлары арасында җину яулаган театрның сәнгать җитәкчелэре, режиссерлары тәбрикләнде. Данил Салиховның "Булса кодаң генерал" комедиясен сәхнәгэ куйган Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Гараева, Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" исемле әсәрен куйган Мухан мәдәният йорты директоры Эльмира Әюпова, Флорид Буләковның "Әбиләргэ тагын ни җитми?" исемле лирик комедиясен тамашачы игътибарына тәкъдим иткән Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең дипломы һәм 10 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнделәр. Тәбрикләүләрдән соң, Театр айлыгын йомгаклау уңаеннан XVI “Идел-йорт” Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып Гран-при алган Мөслим район мәдәният йорты халык театры үзешчәннәре тарафыннан К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы кабаттан тамашачы игътибарына куелды.
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә авыл мәдәният йорты директоры 6-7 сыйныф укучылары арасында "Терроризмга юл юк" темасына рәсем конкурсы үткәрде.
Вәрәшбаш авылы китапханәчесе күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог Галиҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан кичә үткәрде.
Волейбол ярышлары узды.
Район мәдәният йортында Метрәй авыл җирлеге үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым" исемле район смотр-конкурсы концерты булып узды.
Рус.Шуган авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Ленинград блокадасына 73 ел тулуга багышланган кичә үткәрделәр.
1 нче февраль көнне Тойгелде авыл мәдәният йортында Ташлыяр мәдәният йорты үзешчәннәре Ф.Бүләковның "Әбиләргэ тагын ни җитми" пьессасын сәхнәләштерделәр. Тойгелде авылы тамашачысы спектакльне бик жылы кабул итте.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында "Шигъри әкиятләр" темасына әдәби иртә үткәрде.
Балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан район балалар китапханәсендә “Әкиятләрнең тылсым көче” дигән кичә үтте.
Мөслим районы делегациясе Балтач районынын Шеңшеңәр төп гомуми белем биру мәктәбендә әхлак түгәрәге җитәкчеләренең “Әйләнә-тирәне яратучы, аңа сакчыл караучы, гуманлы,зиһенле шәхес тәрбияләү” исемле республика семинар-киңәшмәсендә катнашты.