ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Каенсаз авылы китапханәчесе Дәрига апа Галимуллинаның өендә булды.

3 февраль көнне Мөслим районының яшь укытучылары арасында КВН уены үтте. Бәйгедә 3 команда катнашты: Вәрәшбаш мәктәбе укытучыларыннан торган  “Алтын запас” командасы җиңүче итеп танылды.

 

Югары Табын авылы китапханәчесе җитәкчелегендәТүбән Табын башлангыч класс укучылары "Салават күпере" журналы игълан иткән "Минем Президентыма" дигән конкурска эшләр җибәрделәр.

Җыр бүлеге укучылары Адилә Магалимова hәм Эльза Хисамиева (укытучылары Мөршидә Әхмәтҗанова) Россиякүләм “Древо талантов” конкурсында катнашып I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

“Ел укытучысы – 2017” конкурсының муниципаль турының  нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйгенең җиңүчесе булып Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле укытучысы Җәлилова Г.И. танылды.  Икенче урынга – Мөслим лицееның биология укытучысы Миторофанова А.К., өченче урынга – Мөслим гимназиясенең инглиз теле укытучысы Кадыйрова Р.Г. лаек булдылар.

 

Югары Табын авыл мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам итә.

Мәгариф идарәсе базасында  мәктәп директорларының читраттагы киңәшмәсе узды.

 

Баек авылы китапханәчесе "Йолдызлы малай" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Галиҗан Гыйльмановка - 60 яшь" дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясе  кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе иң күп әдәби китап укучы пенсионер Марсела Фахертдинованың  өенә барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International