ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

31 гыйнвар көнне Метрәй авыл мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" исемле концерты булып узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе Галимҗан Гыйльмановның “Самат батыр” исемле китабына күзәтү ясады.

Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе "Һәр өлкәнгә-рухи юл" акциясе кысаларында Нуриева Сәрия Салих кызына барды.

30 гыйнвар көнне Шуганка авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар язучысы Зәкия Туфайлованың тууына  110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уткәрелде. Балалар Зәкия Туфайлованың иҗаты белән таныштылар һәм яраткан, "Әни сузен язып куйдым" дигән шигырен укыдылар. Кичәдә сәнгатьле итеп шигырь укыган һәр балага истәлекле буләкләр тапшырылды.

Мәллә-Тамак авылы китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре белән "Менә ич мин" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Елгабаш авылы китапханәчесе "Галимҗан Гыйльмановка - 60 яшь" дип исемләнгән тәрбия  сәгате үткәрде.

“Һәр өлкәнгә – рухи юл”  акциясе кысаларында Баек авылы китапханәчесе Садриев Хаҗи Садри  улында булды.

Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Нинди һөнәр сайларга?" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәсе оештырдылар.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасы нәниләрен "Салават күпере" журналының яңа номеры белән таныштырды.

Үзәк китапханәдә "Тылсымлы бизәк" дип исемләнгән түгәрәк үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International