Театр айлыгына йомгак ясалды.

2017 елның 4 феврале, шимбә

Узган елны йомгаклап, авыл җирлекләре үз тамашачыларын төрле жанрлардагы сәхнә әсәрләре белән куандырдылар. Ә инде уңышлы чыгыш ясап, зона турын үткән үзешчән коллективлар район сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Үзешчән театр коллективлары арасында җину яулаган театрның сәнгать җитәкчелэре, режиссерлары тәбрикләнде. Данил Салиховның "Булса кодаң генерал" комедиясен сәхнәгэ куйган Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Гараева, Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" исемле әсәрен куйган Мухан мәдәният йорты директоры Эльмира Әюпова, Флорид Буләковның "Әбиләргэ тагын ни җитми?" исемле лирик комедиясен тамашачы игътибарына тәкъдим иткән Ташлыяр мәдәният йорты директоры Фирая Галиева Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең дипломы һәм 10 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнделәр. Тәбрикләүләрдән соң, Театр айлыгын йомгаклау уңаеннан XVI “Идел-йорт” Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып Гран-при алган Мөслим район мәдәният йорты халык театры үзешчәннәре тарафыннан К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасы кабаттан тамашачы игътибарына куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International