Краснояр авыл клубы мөдире укучылар белән берлектә кошлар көненә багышланган "Кошлар - табигать сакчылары" исемле кичә үткәрде.
Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә укучылар арасында "Кошлар кайта туган якларына!" исемле иң яхшы сыерчык оясына конкурс үткәрделәр. Җиңүче итеп 4 класс укучысы Хәсәнов Рунар билгеләнде.
Баланлы авылы китапханәчесе балалар бакчасы нәниләре өчен "Ханс Кристиан Андерсен кем ул?" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
Елгабаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап синең дустың" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
5 апрель көнне З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Башкортостан Республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның концерты булып узды. Артист ихлас күңеленнән уз иҗатын Мөслим тамашачысына бүләк итте. Концерның беренче минутларыннан ук залда җылы атмосера туды. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр.
Баек авылы китапханәчесе Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Баек мәктәбенең 1-4нче сыйныф укучылары белән "Китап - сихри дөнья" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Тойгелде авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән Халыкара балалар китабы көненә багышланган кичә үткәрде.
Симәк авыл мәдәният йорты авыл яшьләре белән тыл ветераннары булган Рахимовлар гаиләсенә шефлык ярдәме күрсәттеләр.
Баек авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә Кошлар көне уңаеннан төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кошлар - якын дуслар" темасына рәсем конкурсы үткәрделәр.
Кичә, 5 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде...