ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Яңа Усы авыл мәдәният йортында "Нәрсә ул терроризм?" темасына әңгәмә булып узды.

Үрәзмәт авыл мәдәният йорты китапханә һәм мәктәп укучылары белән берлектә кошлар көнен билгеләп үттеләр. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриева белән очрашу үткәрде.

Күчемсез милек объектларының хокук ияләре хәзер үзләре гариза тапшырырга тиеш


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

5 апрель көнне Елгабаш авыл клубында Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Китап синең дустың" исемле чара булып узды.

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә  "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр. Чарада катнашучы әниләр төрле номинация буенча көч сынаштылар. Программада үзләре белән таныштыру, тәмлетамак, оста куллар, "Исемең матур, кемнәр куйган" музыкаль табышмак, зирәклек,  акыл биремнәрен уңышлы итеп башкардылар. Һәр уенчының үз җанатары көч биреп утырдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук китап кургәзмәсе эшләнде, китапханәче яңа китаплар белән таныштырды.
Көлке көне уңаеннан "Рус килене" скетчы күрсәтелде, үзешчәннәр катнашында концерт куелды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды. 

Рус. Шуган авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар өчен китап көненә багышланган кичә уздырды.

Татарстанда язгы чисталык икеайлыгы старт алды.

5 апрель көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә экология елы уңаеннан "Табигатькә сәяхәт" сорау-җавап кичәсе үткәрделәр. Балаларга китапларда табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында мәгълүмәт бирелде, аларга багышланган шигырьләр, хикәяләр тәкъдим ителде. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләу максаты куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International