"Мөслим даһилары" - 1 ярымфинал!

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 5 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч алышырга районның яшь укытучылары командасы “СМП”,  Баланлы авыл җирлегенең "Баланлы баланнары" командасы, Михайловка авыл җирлегенең “Эрудитлар” командасы һәм Вәрәбаш мәктәбе укытучылары коллективы “Алтын запас” командасы  килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча компетентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 14,5 балл ияләре "СМП " командасы  4 урынны яулады, 19,5 балл җыеп "Баланлы баланнары" 3 урында калды, 21,5 балл җыеп  “Эрудитлар” Михайловка командасы 2 урында, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән 28 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "Алтын запас" командасы лаек дип табылды (!). Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Алда әле тагын  ярымфинал уеннары көтә! Командаларны һәм җанатарларны  көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International