ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасы нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс игълан итә.

5 нче апрель көнне мәгариф идарәсе мәгариф ветераннары – җитәкче кадрлар белән очрашу оештырды. Очрашу җылы, эшлекле атмосферада үтте.

 

5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Краснояр авыл клубында көлке көненә карата "Елмаеп, көлеп яшик!" исемле чара булып узды.

Метрәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә канатлы дусларыбыз - кошлар көненә багышлап табигатькә экскурсиягә чыгу оештырдылар.

  “Татарстаннын бадминтон өметләре “ республика  ярышынын  I  этапында катнашу очен бадминтончы балалар белән әзерлек бара..

Михайловка авыл мәдәният йортында "Әйдә шаяртабыз!" күңел ачу кичәсе булып узды. Кичә музыкаль номерлар, уеннар белән үрелеп барылды. Катнашучылар конкурс нигезендә иң кызыклы анекдотлар сөйләделәр, төрле кызыклы конкурс-уеннарда катнаштылар. Кичә традицион дискотека белән тәмамланды.

Мәгариф бүлегенең  ветеран укытучылары музейда

Яңа Сәет авыл мәдәният йортында Кошлар көне билгеләп үтелде. 

Яңа Усы авыл мәдәният йортында "Юмор-шоу" концерты булып узды. Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп коллективлары һәм узешчәннәр көче белән әзерләнгән кичә бик күңелле узды. Ике сәгать барган концерт төрле юмористик чыгышларга, дәртле җыр һәм биюләргә бай булды. Концерт азагындагы К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актеры Артем Пискуновның чыгышы тамашачы өчен зур "десерт" булды. Ул ярты сәгать дәвамында авылдашларына үзенең дәртле җырларын буләк итте.

Сикия авыл клубында балалар белән "Кошкайларым " дигән темага әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International