Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә  "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр.

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә  "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр. Чарада катнашучы әниләр төрле номинация буенча көч сынаштылар. Программада үзләре белән таныштыру, тәмлетамак, оста куллар, "Исемең матур, кемнәр куйган" музыкаль табышмак, зирәклек,  акыл биремнәрен уңышлы итеп башкардылар. Һәр уенчының үз җанатары көч биреп утырдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук китап кургәзмәсе эшләнде, китапханәче яңа китаплар белән таныштырды.
Көлке көне уңаеннан "Рус килене" скетчы күрсәтелде, үзешчәннәр катнашында концерт куелды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International