Яңа Усы авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриева белән очрашу үткәрде. Кичәнең башында ук Лилия Садриева үзенең мөлаемлыгы, гадилеге, матур сөйләме белән әдәбият сөючеләрне әсир итте. Шигырьләре гади дә, мәгънәле дә, шуңа күрә шигърияте һәркемне җәлеп итә. Укучылырыбыз да, укытучыларыбыз да шагыйрә белән очрашуга җентекләп әзерләнгән иде. Кичәдә Лилия Садриеваның укучыларга ошаган шигырьләре яттан укылды, аның сүзләренә язылган җырлары башкарылды. Соңыннан шагыйрә үз иҗатыннан шигырьләрен укыды, сорауларга җаваплар бирде. Шагыйрәнең иҗаты туган җиргә, табигатькә, халкыбызга, телебезгә һәм ата-анага, өлкәннәргә, гомумән, кешеләргә ихтирам тәрбияли. Миһербанлылык һәм мәхәббәт белән сугарылган алар. Шагыйрә белән очрашу күңелләрдә бары тик җылы хисләр генә калдырды.